Аксубай районында хәйрия акциясе башланды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында хәйрия акциясе башланды

Аксубай район Советы һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге “Балага мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясен игълан итте.

Республика хәйрия чарасы кысаларында оешмалар, предприятиеләр һәм учреждениеләр, шулай ук компанияләр һәм хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр аз тәэмин ителгән, күпбалалы гаиләләрдән һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән беренче сыйныфка баручы укучылар өчен канцелярия кирәк-яраклары комплекты булган портфель сатып алуда ярдәм күрсәтәләр.

Мәгариф бүлеге мәгълүматларына караганда, 1 сентябрьдә беренче сыйныфка 179 малай һәм кыз барачак.

Беренче сыйныф укучысы өчен кирәкле канцтоварлар һәм портфельләр (рюкзаклар) “Квант” ҖЧҖ (“Интеркомпсервис”) тарафыннан үзәкләштерелгән рәвештә сатып алыначак.

Хәзерге вакытта мәгариф бүлеге белгечләре тарафыннан беренче сыйныф укучыларының исемлекләре тәгаенләнә һәм аларның гаилә статусы билгеләнә.
Акциянең төп максаты – җәмгыятьтә үзара ярдәмләшү һәм шәфкатьлелек атмосферасын формалаштыру, мәктәпкә укырга барырга җыенган балаларга гомуми кайгырту һәм игътибар күрсәтү.

Бу көннәрдә оешмалар тарафыннан акча күчерү дәвам итә. Районда инде урнашкан традиция буенча беренче сыйныф укучыларына рюкзаклар тантаналы чараларда тапшырылачак. Хәйрия акты 20 августка кадәр тәмамланачак.

 


Нет комментариев