Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында ваемсыз ата-аналарга җаваплылык турында кисәттеләр

Районда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Профилактика төркеменең районның торак пунктларына чыгуы вакытында ата-аналар типтереп яшәү рәвеше алып барган, балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән, алай гына да түгел, аларга начар йогынты ясаучы берничә гаилә ачыкланган. Бу ата-аналар комиссия әгъзалары алдында үз-үзләрен тотышлары өчен җавап бирделәр. Исерткеч эчемлекләр кулланган ата-аналар белән сөйләшү катгый формада үтте. Комиссия әгъзалары аларга мондый яшәү рәвеше өчен җаваплылык турында кисәттеләр, балаларын тәрбияләү хокукыннан мәхрүм калырга мөмкин булган моментларны аңлаттылар.

Бүгенге көндә ПДНда профилактик исәптә 30 гаилә, 10 яшүсмер тора.

Фото: КДН архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев