Григорий Романов исемендәге Кәкре Күл урта мәктәбендә мәктәп укучыларының тарих буенча «Романов укулары» IV район фәнни-гамәли конференциясе узды.
Чара Советлар Союзы Герое Григорий Романовка һәм Татарстан Республикасында хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды.
Бу истәлекле очрашуда районның ун мәктәбеннән тарих сөючеләр катнашты – алар конференциягә Россия тарихы турындагы тикшеренү эшләре белән килделәр.
Конференциядә катнашучыларны мәктәп директоры Наталия Купцова һәм тарих укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Геннадий Горбунов җылы сәламләделәр.
Балаларның Ватан тарихының төрле өлкәләре буенча чыгышлары бик эчтәлекле булды. Алар тирән мәгънәгә ия иде, һәм укучыларның узган чор битләренә карашы, булган вакыйгаларны анализлаулары кызыклы һәм уйланылган иде. Жюри катнашучыларның эшләрен югары бәяләде.
Конференция йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм мәктәпнең элеккеге укучысы Андрей Васильевтан акчалата премия белән бүләкләнделәр.
Фото Кәкре Күл урта мәктәбе архивыннан.
Нет комментариев