Аксубай районында традицион «Спас күңел ачулары» узды
Кәкре Күл авылында якты җәйге бәйрәм – «Спас күңел ачулары» узды.
Бәйрәм мәйданчыгы кунакларны матур бизәлеше белән каршы алды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Бәйрәм кысаларында алма бәлешләре фестивале дә үтте. Аларның тәме кабатланмас иде. Тантанада катнашучылар бәлешләр, алма һәм башка җиләк-җимешләрдән әзерләнгән компоттан авыз иттеләр. Фестивальдә җиңүчеләр бүләкләр алдылар.
Бу бәйрәм турында тулырак район газетасының киләсе санында һәм аның aksubayevo.ru электрон версиясендә укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев