Гыйнвар аенда районда ике янгын булды.
2 гыйнварда 6 сәгать 20 минутта 102 нче янгын сүндерү часте элемтә пунктына шаһиттан Урмандеево авылында торак йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә.
Янгынны сүндерүдә гражданнарның ирекле берләшмәсе – «Савгач» ДПК катнашты. Инде 18 минуттан иреклеләр, авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев җитәкчелегендә, РЖТ ярымтагылмалы тракторда янгын урынына килеп җиттеләр.
– Ул вакытта йорт түбәсе тулысынча яна иде, утның күрше биналарга таралу куркынычы юк иде (якын бина ун метр ераклыкта урнашкан иде), – дип аңлатты Нурлат һәм Аксубай районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Бибиков. – Янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләрен күршеләр каршы алды, алар йортта кешеләр, газ баллоннары һәм янучан сыеклыклар булмавын, электр энергиясенең сүндерелгән булуы турында хәбәр иттеләр. Ут йортның түбәсен юк иткән, түшәм өлеше зыян күргән. Янгын сүндерүчеләр ачык утны һәм янгын нәтиҗәләрен бетерделәр.
24 гыйнварда Саврушта янгын чыккан. Анда шәхси хуҗалыкта мунча янган. Ут нәтиҗәсендә бинаның түбәсе, түшәме юк ителгән. Дәүләт янгын күзәтчелеге белгече сүзләренчә, янгынның якынча сәбәбе – мичнең артык кызуы.

Дәүләт янгын күзәтчелеге көчле салкыннар вакытында янгын куркынычсызлыгы чаралары турында искә төшерә.
Мичләрнең ярыкларын, ишекләренең төзеклеген, мич алдында калай җәелгән булу-булмавын (минималь үлчәм 50х70 см) тикшерергә һәм төтен чыгару юлларын корымнан чистартуны (кимендә 3 айга бер тапкыр) башкарырга кирәк. Төзек булмаган мичләрне куллану, аларны кыздыру, мичне ишеге ачык килеш ягу, мичтән 1,25 метрдан якынрак арада әйберләрне киптерү һәм караучысыз калдыру тыела.
Нет комментариев