Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы сезонга актив әзерлек бара.
Ремонт звенолары техниканы әзерләүгә зур җаваплылык белән карыйлар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, тракторларның 89 проценты ремонтланган, чәчкечләрнең 100 проценты, чәчү комплексларының һәм туфрак эшкәртү агрегатларының 100 проценты кырга чыгарга әзер.
Март уртасына язгы кыр эшләрен башкару өчен техника паркын ремонтлауны төгәлләү планлаштырыла.
Нет комментариев