Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында терлекләр күмелгән урыннар һәм чистарту корылмалары тикшерелде

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә махсус комиссия терлекчелек (тирес) калдыкларын күмү, утильләштерү урыннары һәм чистарту корылмалары эшчәнлегенә тикшерү үткәрде.

Комиссия составында ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгече Илфат Усманов, Россельхознадзорның ТР буенча идарәсенең ветеринария инспекторы Эвелина Лотфуллина, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Усман Нигъмәтуллин һәм районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин эшләде.

Белгечләр су саклау зоналары һәм су объектларының яр буе полосалары чикләрендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре территорияләрен тикшерделәр. Шулай ук терлекләрне күмү урыннарын, терлекчелек эшчәнлеге калдыкларын утильләштерү объектларын тикшерделәр. Тикшерүләр вакытында комиссия әгъзалары әлеге объектларга карата санитар таләпләр буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре белән аңлату эшләре алып бардылар.

Фото: район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев