Аксубай районында «Татарстанның чиста урманнары» республика акциясе узды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында «Татарстанның чиста урманнары» республика акциясе узды

Көзге табигатьне саклау акциясе кысаларында Чабаксар участок урманчылыгы территориясен җыештыру өмәсе булды.

Традицион «кармәт» урманын җыештыруда Аксубай урманчылыгы, урман хуҗалыгы, Чабаксар участогы, Иске Кармәт авыл җирлеге һәм җирлектә урнашкан бюджет оешмалары хезмәткәрләре катнашты.

Катнашучылар ял урыннарын чистарттылар, урман буендагы беседкаларны буядылар, урман периметры буйлап көньякка һәм төньякка таба, шулай ук автомобиль юлы буйлап йөреп чыгып, очраган бөтен чүп-чарны җыйдылар. Бөтен көнкүреш чүп-чарын арбаларга төяп полигонга алып киттеләр. Моннан тыш, бензопычкы ярдәмендә урман хезмәткәрләре юл буендагы корыган агачларны кисеп, өемнәргә салдылар.

–«Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе дәвам итә, – дип ассызыклады Аксубай урманчылыгының җитәкче-баш урманчысы Андрей Ильмухин. – Анда барлык оешмалар, битараф булмаган гражданнар һәм чын табигатьне яратучылар катнаша ала. Акциягә кешеләр күбрәк кушылган саен, урманнарыбыз да чистарак булачак.


Нет комментариев