Хәзерге вакытта ветеринария белгечләре мөгезле эре терлекләрне туберкулез авыруына тикшерәләр.
Туберкулез күп кенә имезүче хайваннар һәм кеше өчен куркыныч булган хроник йогышлы авыру. Бу эчке органнарның функцияләрен бозуга китерә торган куркыныч авыру.
Тикшерү процедурасы туберкулез белән авыручы хайваннарны ачыклауга юнәлдерелгән.
Бу процедураны махсус препарат белән башкаралар – энәсез инъектор ярдәмендә алдан киселгән һәм антисептик белән эшкәртелгән тире участогына кертәләр. Әгәр организм бу авыру белән зарарланган булса, икенче-өченче көнне туберкулин кертү өлешендә шешү барлыкка киләчәк. Бу препаратка аллергик реакция.
Туберкулинизация елына ике тапкыр барлык милек формасындагы хуҗалыкларда үткәрелә, ике айлык яшьтән алып башкарыла. Район ветеринария берләшмәсе мәгълүматлары буенча, 1 майга якынча 10 000 баш мөгезле эре терлек тикшерелгән, беренче яртыеллык планы – 13 500 баш.
Нет комментариев