Аксубай районында сугышчыларның әтисенә бүләк тапшырылды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында сугышчыларның әтисенә бүләк тапшырылды

Савгач авылы ветераннар штабында тантаналы вакыйга булды.

Анатолий Ермошкинны 60 яшьлек юбилее белән котладылар. «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар иҗтимагый оешмасыннан аңа Рәхмәт хаты тапшырдылар.

Анатолий Николаевич ике Ватан саклаучының әтисе. Константин белән Николай махсус хәрби операция үткәрү зонасында хәрби бурычларын үтиләр. Аларның әти-әниләре Анатолий Николаевич һәм Наталья Валентиновна улларын Ватаныбызның чын патриотлары итеп тәрбияләгәннәр.

Ветераннар хәрәкәте активистлары Анатолий Охотников, Анатолий Васильев юбиляр адресына бик күп игелекле сүзләр әйттеләр.

– Ермошкиннар – авылда хөрмәткә лаек үрнәк гаилә, – дип билгеләп үтте Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев. – Алар – «Молко» ҖЧҖенең иң тырыш хезмәткәрләре. Улларына да лаеклы тәрбия бирделәр.


Нет комментариев