Аксубай районында сугышчы-интернационалист йортында истәлек тактасы урнаштырдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында сугышчы-интернационалист йортында истәлек тактасы урнаштырдылар

Яңа Ибрай авылында Әфганстан сугышында катнашучы Фәрхәт Яруллинга мемориаль такта ачтылар.

Ачылу тантанасына авыл халкы, сугышчы-интернационалистның дуслары һәм көрәштәшләре, «Ватанга хезмәт итәм» район ветераннар хәрәкәте – ТР «Ватан калканы» төбәк иҗтимагый оешмасы, аның «Сугышчан туганлык» филиалы, Чистай, Чаллы, Казан шәһәрләреннән «Безнең Совет Ватаны өчен» халыкара совет офицерлары берлеге вәкилләре җыелды.

Фәрхәт Яруллин шушы авылда туып-үскән, мәктәпне тәмамлаган, армиягә киткән.

Солдат Әфганстанда хәрби бурычны үтәгәндә, өйдәгеләр аның өчен бик борчылалар, һәрвакыт догада булалар. Фәрхәт өенә исән-сау кайта. Шәһәрдә төпләнергә уйлый, Яр Чаллыга китә. Эшкә урнаша, өйләнә, улын тәрбияли. Гомеренең чәчәк кебек вакытында, 2012 елда авыру Әфган сугышы героен бакыйлыкка алып китә. Тик аның турындагы истәлек исән – аны туган авылында, мәктәбендә искә алалар, сугышчан дуслары онытмый. Алар сугышчы-интернационалист исемен мәңгеләштерү өчен истәлек тактасы урнаштыру инициаторлары булдылар.

Бу йортта аның бертуганы Тәлгать яши.

Өй янында хәрби маршлар, патриотик җырлар яңгырады. Алып баручы – «Совет офицерлары берлеге» республика иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Владимир Воронцов Әфганстандагы солдатларыбызның батырлыгы беркайчан да онытылырга тиеш түгел, дип билгеләп үтте. Сугышчы үскән йорттагы мемориаль такта – хәтер билгесе, сугышчан батырлыгы өчен солдатка хөрмәт һәм рәхмәт символы.

Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров Әфган сугышында авылдан өч егетнең гомере өзелүе турында сөйләде. Ветераннар советы рәисе Шәүкәт Кәбиров әлеге сугышчылар мисалында яңаибрайлыларның яшь буынын тәрбияләргә кирәклеген билгеләп үтте. «Ватан калканы» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Дамир Биктимиров сугыш көннәре, Фәрхәт белән бер телем икмәкне ничек бүлешүләре турында сөйләде.

– Без 1986-89 елларда хезмәт иттек. 88нче елда кайтырга тиеш идек, ләкин калырга мәҗбүр булдык. Әгәр дә без өйгә кайтып китсәк, безнең урынга яшь, тәҗрибәсез солдатларны куярга туры киләчәк, димәк, югалтулар тагын да күбрәк булырга мөмкин дип әйттеләр. Шуңа күрә, мондый хәлгә юл куймас өчен, тагын өч ай хезмәт иттек.

«Ватанга хезмәт итәм» Россия хәрби хәрәкәтләр һәм Кораллы Көчләр ветераннары берлеге район ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Виталий Маркин һәм ветераннар хәрәкәте активисты Павел Крюков районда яшьләргә патриотик тәрбия бирү, һәлак булган сугышчылар истәлеген мәңгеләштерү эшләренең ничек җайга салынуы турында сөйләделәр. Тәлгать Яруллин абыйсы турындагы истәлек өчен җыелучыларга җылы рәхмәт сүзләре әйтте.

Митингта катнашучылар Ватаныбызның якты киләчәге өчен башларын салган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Йортның фасадына урнаштырылган истәлек тактасыннан япма алынды. Сугышчы хөрмәтенә утлы коралдан өч залп бирелде. Митингта катнашучылар мемориаль такта итәгенә, Фәрхәт портретына чәчәкләр куйдылар. Бу мизгелдән башлап Яруллиннар йорты яныннан узучы һәркем әлеге язуны күреп, авылдашын искә алачак.

Истәлек тактасын ачу тантанасында катнашучылар Фәрхәт җирләнгән зиратта булдылар, мөселман йоласы буенча дога укыдылар. Аннары иҗтимагый оешмалар вәкилләре Яңа Ибрай мәктәбендә булдылар, укучылар белән Батырлык дәресендә очраштылар.

 

 


Нет комментариев