Аксубай районында сугышчан хәрәкәтләр ветераннарын хөрмәтләделәр
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында сугышчан хәрәкәтләр ветераннарын хөрмәтләделәр

Савгач авылында Хәрби дан мемориалында Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көненә багышланган «Буыннар истәлеге» патриотик акциясе узды.

Чарада Савгач мәктәбе укучылары һәм «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасының сугышчы-ветераннары катнашты.

Акциядә катнашучылар һәлак булган һәм бүгенге көндә безнең арада булган геройларны искә алдылар, батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен тирән рәхмәт белдерделәр. Бу кешеләр тарихның тере шаһитлары булдылар, ә аларның батырлыклары киләчәк буыннар йөрәгендә мәңгегә калачак.

Әлеге акция үсеп килүче буын өчен аеруча әһәмиятле – укучылар моның никадәр мөһим булуын һәм Ватанга хезмәт итүнең җаваплы булуын тойдылар. Авылда да шундый каһарманнар яши – тиңләшер кешеләр бар.

Фото Савгач авылы ветераннар штабы архивыннан.


Нет комментариев