Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында социаль-тернәкләндерү консилиумында авыр гаиләләргә ничек ярдәм итү турында фикер алыштылар

«Нежность» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә муниципаль социаль-реабилитация консилиумы узды.

Консилиум эшендә эшчәнлекләре балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча чараларны гамәлгә ашыру белән бәйле булган оешмалар һәм хезмәтләр вәкилләре катнашты. Утырышта катнашучылар яшүсмерләрне тәрбияләүгә, аларның мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы кайбер актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Консилиумга социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән ата-аналар чакырылды. Алар белән җитди әңгәмә узды. Ата-аналарга бурычлары турында искә төшерделәр, гаиләләрне авыр тормыш хәленнән чыгару өчен алга таба уртак гамәлләр планын билгеләделәр.

Муниципаль социаль-реабилитация консилиумы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенә бер гаиләне ведомствоара исәпкә кую турында үтенечнамә әзерләделәр.

Фото: район сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев