Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында сиптерү агрегатлары тикшерелгән, алар басуларга чыгарга әзер

Районда корткычлардан һәм авырулардан саклау өчен чәчүлекләргә препаратлар сиптерү агрегатларын кабул итү буенча махсус комиссия эшли.

Аның составында Россельхозцентрның район бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин бар. Алар «Чистополье» ХКның «Аксу Агро» АФ, «Волга-Селект», «Аксу Агро» ҖЧҖ һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының агрономик һәм инженер хезмәтләре белгечләре белән берлектә сиптерү агрегатларының әзерлеген тикшерделәр.

Язгы-җәйге чорда район буенча 140103 гектар чәчүлек мәйданнарында корткычларга һәм авыруларга каршы саклагыч агрочаралар үткәрергә кирәк.
Үсемлекләрне корткычлардан һәм авырулардан саклау агрочаралары үткәрү – игенчелектә мөһим моментларның берсе. Яңа гына баш төрткән үсентеләр корткычлардан бик тиз зыян күрә. Язгы җылы һава торышы аларның үрчүенә ярдәм итә. Шулай ук чүп үләннәре дә бик тиз пәйда була. Алга таба үсеш алсын өчен чәчүлекләрне химик саклау һәм тәрбияләү таләп ителә.

– Район кырларында саклагыч агрочараларны үткәрүгә 19 сиптергеч җәлеп ителәчәк, – дип билгеләп үтте Габдерәшит Гыйльметдинов. – Комиссия тикшерүе аларның эшкә тулысынча әзерлеген раслады. Хуҗалыклар буенча: «Аксу Агро» АФда – заманча модификацияле сигез берәмлек куәтле сиптергеч бар, аларның икесе бүген көзге культуралар чәчүлекләрен чүп үләннәренә каршы эшкәртүдә эшли инде; «Волга Селект»та – дүрт, «Аксу Агро» ҖЧҖдә – өч. Фермер хуҗалыкларында да сиптергечләр хәрби әзерлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев