Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында шахмат турниры юбилейлы Җиңүгә багышланды

Мәктәптән тыш эш үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган район шахмат турниры узды.

Бу вакыйга тугыз мәктәп командасын җыйды. Ярышларда район мәктәпләреннән барлыгы 32 катнашучы көч сынашты.

Шахмат турниры спорт вакыйгасы гына булып калмады, ә балалар өчен үз иле тарихына һәм аның геройларына хөрмәт белдерү мөмкинлеге дә булды.

1-4 сыйныфта белем алучы кызлар арасында 2нче Аксубай мәктәбеннән Кира Пенькова беренче урынны алды. Икенче урында – Иске Ильдеряк мәктәбеннән Дарья Сусликова, өченче урында — Иске Ибрай мәктәбеннән Ләйлә Мәхмүтова.

1-4 сыйныф малайлары арасында беренче урынны 2нче Аксубай мәктәбеннән Олег Пименов яулады. Икенче урында – 1нче Аксубай мәктәбеннән Радель Кәлимуллин, өченче урында — 3нче Аксубай мәктәбеннән Андрей Мясников.

Шулай ук 5-8 сыйныфта белем алучы кызлар һәм малайлар арасында да җиңүчеләр билгеләнде. Кызлар арасында беренче урында – Иске Ибрай мәктәбеннән Дилә Кадыйрова, икенче урында — 3нче Аксубай мәктәбеннән Валерия Ильмухина, өченче урында — Савгач мәктәбеннән Анна Романова.

5-8 сыйныфта укучы спортчы үсмерләр арасында беренче урынны Аксубай 3нче мәктәбеннән Энгель Зәйнуллин, икенче урынны — 2нче мәктәптән Артем Пименов, өченче урынны Иске Ибрай мәктәбеннән Хәлим Кадыйров алды.

Команда беренчелегендә җиңүче дип 2нче Аксубай командасы (җитәкче Геннадий Горбунов) танылды, икенче урында — 3нче Аксубай мәктәбе (җитәкче Радик Канәфин), өченче урында — Иске Ибрай мәктәбе (җитәкче Җәмил Сәйфуллин).

– Бу интеллектуаль турнир барлык катнашучылар өчен дә чын спорт бәйрәме булды, – дип билгеләп үтте турнирның баш хөкемдары Геннадий Горбунов. – Мин аларның шахмат белән мавыгуларын, хәтта иң катлаулы хәлләрдә дә бирешмәүләрен күрдем. Бу аларның үсеше һәм тәрбиясе өчен бик мөһим.

Турнир шахматның төрле яшьтәге һәм мәнфәгатьләре төрле булган кешеләрне берләштерә алуын, шулай ук ватанпәрвәрлек тәрбияләү һәм үз иле тарихына хөрмәт күрсәтү чарасы булып хезмәт итә алуын күрсәтте. Катнашучылар үзләренең уен осталыкларын күрсәтеп кенә калмыйча, үзләрен Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә багышланган зур һәм мөһим вакыйганың бер өлеше итеп тә хис итә алдылар.

Фото шахмат мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев