Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында салым хезмәткәрләре закондагы яңалыкларны аңлаттылар

Районда шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар белән 12нче номерлы Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре киңәшмәсе узды.

Семинар-киңәшмә эшенә башкарма комитет җитәкчесенең финанслар һәм милек белән идарә итү буенча беренче урынбасары Илшат Моратшин җитәкчелек итте.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә салым салу системасындагы яңалыклар “Яңа елда яңа кагыйдәләр. Бердәм салым счеты институтының төп кагыйдәләре” булды.

Районнарара инспекция башлыгы урынбасары Алексей Сысуев 01.01.2023 елдан Россия Федерациясе Салым кодексы һәм 14.07.2022 елдан гамәлдә булган 263-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә бердәм салым счеты кертү өлешендә салым законнарындагы үзгәрешләрне аңлатты. Бюджет белән исәп-хисап бүлеге җитәкчесе Людмила Лизунова район бюджетына салымнарның вакытында керүен тәэмин итү мәсьәләләренә тукталды. Семинар диалог формасында узды, катнашучылар салым белгечләренә сораулар бирделәр, тулы җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев