Районның православие динен тотучылары Хач ману бәйрәмен билгеләп үтәләр.
Изге Феодосий Тотемский гыйбадәтханәсендә бәйрәм гыйбадәтләреннән соң, традиция буенча, көндез Аксубайның «Таш чокыр» чишмәсендә суны изгеләндерү йоласы уздырылды. Бу йола 19 гыйнварда үткәрелә. Чыганакны изгеләндерүне район православие чиркәве башлыгы ярдәмчесе иерей Антоний Рыбочкин башкарды. Әлеге гыйбадәт кылу йоласында Аксубайның православие динен тотучылары һәм башка авыллардан килгән кунаклар катнашты. Алар бу көнне, көчле буран булуга карамастан, «Таш чокыр» чишмәсенә килделәр.
Бу йоланың ахырында рухани барлык җыелучыларны бөек бәйрәм белән чын күңелдән котлады һәм барысына да изге су сипте.
Православие динен тотучылар бу йолада шатланып катнаштылар, ә аннары һәркайсы изгеләндерелгән су җыйды. Бүген һәм кичә районның православие авылларында чишмәләрне изгеләндерү тантанасы булды.
Нет комментариев