Аксубай районында өлкән яшьтәге хатын-кызлар өчен “Кйгырту” акциясе узды
Районның социаль өлкә хезмәткәрләре, 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган ялгыз өлкән яшьтәге хатын-кызлар өчен бәйрәм оештырдылар.
“Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре үз карамакларында булган ханымнарга өй эшләрен башкарырга гына ярдәм итеп калмадылар, ә аларның йортларына яз алып килделәр.
Тантананың һәр “гаеплесенә” матур чәчәкләр бүләк иттеләр – бүлмәләр шунда ук балкып китте, ә хатын-кызларның йөзләрендә бәхетле елмаюлар пәйда булды.
Ярдәмчеләр тәмле ризыклар белән чәй эчеп, үз карамакларында булган хатын-кызлар белән аралаштылар. Әбиләр төрле тарихлар сөйләделәр, яшьлекләрен искә төшерделәр. Алар язда кояшның күңелләрне җылытып балкуы, табигатьнең уянуы һәм моның бик шатландыруы турындагы уйлары белән уртаклаштылар.
Фото “Нежность” КЦСОН архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев