​​​​​​​Аксубай районында очучы Герман Захаров белән хушлаштылар
Соңгы яңалыклар

​​​​​​​Аксубай районында очучы Герман Захаров белән хушлаштылар

Һәлак булган Герман Захаровны бүген Хәрби оркестр уйнавы астында соңгы юлга озаттылар.

Соңгы юлга озату гыйбадәте иртә белән Феодосий Тотемский чиркәвендә узды.

Районның православие динен тотучылары очучы-штурман өлкән лейтенант Герман Захаров өчен ярты ел буе дога укыды һәм кулдан килгәнчә аның әти-әнисенә һәм якыннарына рухи ярдәм итте. Аның вертолеты 5 мартта ук Украина, ДНР һәм ЛНР территорияләрендә махсус хәрби операция барышында хәрби биремне үтәү вакытында бәреп төшерелә.

Бүген якташ белән хушлашу өчен Дан аллеясына меңнән артык кеше килде. Бу аның якыннары гына түгел, дуслары, сыйныфташлары, мобилизацияләнгәннәрнең туганнары, җәмәгатьчеләр, хезмәт коллективлары вәкилләре һәм битараф булмаган гражданнар да.

– Махсус хәрби операция игълан ителгәч, Герман Захаров беренчеләрдән булып Ватанны якларга чакырылды. Сезнең улыгыз, абыегыз, ирегез – Ватаныбыз Герое, – дип һәлак булучының әти-әнисенең, сеңлесенең һәм тормыш иптәшенең кайгыларын уртаклашты район башлыгы Камил Гилманов. – Хезмәттәшләре һәм часть командирлары характерлаганча, Герман беркайчан да иптәшләре җилкәсе артына яшеренмәгән. Аны гаиләдә шундый итеп тәрбияләгәннәр.

Матәм тантанасында ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Минигулов катнашты һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән гаиләнең ачы кайгысын уртаклашты.

– Без бүген Ватанны саклаучы ир-егетләребезне югалтуыбызга әрнибез. Әмма алар булмаса, кайчандыр безнең бабаларыбыз Ватанны саклаган кебек, безне кем яклар иде? Сугыш кайгы-хәсрәт китерә, ләкин без дошманнан көчлерәк булырга һәм җиңәргә тиеш! – дип билгеләп үтте Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов.

– Әти-әнисен, якыннарын һәм туганнарын юатырлык сүзләр юк, – диде Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары Сергей Иванов. – Аларның авыр югалту газабын үзләре чын офицер, чын сугышчы итеп тәрбияләгән уллары өчен горурлык кына җиңеләйтә ала!

Герман Захаров Аксубай районының Яңа Кыязлы авылында туа, мәктәптә яхшы укый, укырга бик ярата. Ныклы холыклы була, спорт белән мавыга, “Ватан уллары” хәрби-патриотик түгәрәк әгъзасы була.

Балачактан ук очучы булырга хыяллана. Һәм балачак хыялын тормышка ашыра. Иске Тимошкино урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Сызрань шәһәренең хәрби-һава академиясенә укырга керә.

Югары хәрби уку йортын тәмамлаганнан соң хәрби хезмәтне Кырым Республикасында вертолет эскадрильясы вертолет звеносының вертолет очучы-штурманы булып үтә. Украинада махсус хәрби операциядә беренче көннән үк катнаша.

Өлкән лейтенант Герман Васильевич Захаров Аксубай районында яшәүчеләр йөрәгендә мәңгегә уелып калачак, аның батырлыгы – кыюлык, Ватанга хезмәт итү үрнәге.


Нет комментариев