Аксубай районында миграция буенча дәүләт пошлиналарының яңа күләмнәрен аңлаттылар
Яңа закон үз көченә керде – миграция өлкәсендә дәүләт пошлиналары арттырылды һәм кертелде.
Бу хакта тәфсилләп Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча эчке эшләр бүлегенең миграция пункты җитәкчесе, полиция майоры Гөлнара Сөләйманова сөйләде.
– Үзгәрешләр физик затларга да, эш бирүчеләргә дә кагыла, – диде Гөлнара Сөләйманова. – Зинһар, мөрәҗәгатьләрегезне алдан планлаштырыгыз һәм яңа тарифларны исәпкә алыгыз.
Дәүләт пошлиналарының яңа күләмнәре:
- чикне күп тапкырлар кичү өчен виза рәсмиләштерү – 6000 сум;
- керү өчен чакыру бирү – 8000 сум;
- яшәүгә рөхсәт (ВНЖ) бирү – 30 000 сум;
- вакытлыча яшәүгә рөхсәт (РВП) рәсмиләштерү – 15 000 сум;
- белем алу максатларында вакытлыча яшәүгә рөхсәт (РВПО) рәсмиләштерү – 8 000 сум;
- чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итүгә рөхсәт бирү – һәр чит ил кешесе өчен 15 000 сум;
- эшкә рөхсәт рәсмиләштерү – 5000 сум;
Россия Федерациясе гражданлыгына кабул итү һәм аннан чыгу – һәр кеше өчен 50 000 сум.
Шулай ук яшәү рөхсәтнамәсен (ВНЖ) алыштыру өчен – 6000 сум, ә вакытлыча яшәү рөхсәтенең (РВП һәм РВПО) дубликатын бирү өчен 5000 сум күләмендә дәүләт пошлиналары кертелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев