Аксубай районында махсус хәрби операция героена истәлек тактасы ачылды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында махсус хәрби операция героена истәлек тактасы ачылды

Яңа Ибрай авылында СВОда һәлак булган Фәнис Хассаровка хәтер тактасы ачу тантанасы булды.

Җирле мәктәпне тәмамлаган егет хәрби бурычны үтәгәндә батырларча һәлак була. Тантаналы чарада район һәм республика хакимияте вәкилләре, сугышчы-интернационалистлар, хәрби бәрелешләр ветераннары, Яңа Ибрай мәктәбе укытучылары һәм укучылары, шулай ук күп санлы авыл халкы катнашты.

Чараны Яңа Ибрай мәктәбе директоры Ринат Мотыйгуллин ачты.

– Ир-егет үз Ватанын якларга тиеш. Ватанга мәхәббәт, сугышчан иптәшлек, намус – болар биек хисләр. Безнең мәктәптә нәкъ менә шундыйларны тәрбиялиләр. Шуларның берсе – Хассаров Фәнис Миншакир улы, – дип билгеләп үтте директор. – Фәнис – илебез, республика, район һәм авылыбыз горурлыгы булган чын герой.

Фәнис Хассаров 1972 елның 9 декабрендә Яңа Ибрай авылында туа, җирле мәктәптә белем ала. Бөгелмә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң армия хезмәте уза. Гаилә кора, ике ул тәрбияли, “КамАЗ” заводында эшли. 2024 елның 19 июлендә контракт төзи һәм Ватанны якларга китә. 2024 елның 30 октябрендә махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычны үтәгәндә һәлак була.

– Бик тә җаваплы, игелекле, ярдәмчел, позитив, һәрвакыт ярдәмгә килер әзер, – туганнары, хезмәттәшләре һәм якташлары Фәнисне шундый итеп хәтерлиләр. – Әле тагын ул тыйнак һәм шат күңелле иде, бала чагыннан ук әти-әнисенә ярдәм итеп үсте.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары урынбасары Радик Әмиров авылның яшь буынына, тормышта иң мөһиме белем алу, үз ватаныңның патриоты булу, шәһәрләрне һәм бистәләрне төзекләндерү булуын искә төшерде. Һәм яңаибрайлыларны батырлар турында һәрвакыт истә тотарга чакырды.

– Бүген без биредә Фәнис кебек кешеләргә тиңләшергә тиешле мәктәп укучыларын, батырлык кыйммәтен белгән ветераннарны һәм безнең истәлекләрне саклау буенча инициативаларыбызны хуплаучы җитәкчеләрне күрәбез. Бу хәтернең бездән соң килүче буыннарда саклануы бик мөһим, – дип билгеләп үтте Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров.

Чара бигрәк тә әһәмиятле булды, чөнки ул геройны искә алган һәркемне җыйды. Мемориаль такта ачылышына СВОның хәзерге офицеры, кыска вакытлы ялда булган мәктәпнең чыгарылыш укучысы, РФ Хәрби көчләре капитаны Солтан Сөләйманов та килгән иде.

Авылдашлары алдында чыгыш ясап, ул Татарстан егетләренең, батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, барлык төр сугышларда да катнашуларын, Әфган һәм Чечен бәрешләрендә дә үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәүләрен, бүген дә рус дөньясы өчен лаеклы көрәшүләрен аерым ассызыклады. Ватанны саклауга баскан каһарманнарны туган җирләрендә белүләре һәм хәтерләүләре бик мөһим.

Мәктәп диварында Фәнис Хассаров истәлегенә урнаштырылган мемориаль такта хәзер яңа буынга тыныч күк йөзе өчен гомерен биргән якташларының батырлыгы турында искә төшереп торачак. Тантаналы чара бер минутлык тынлык һәм мемориаль тактага чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Һәлак булган каһарманның якыннары чараны оештыручыларга күз яшьләре белән рәхмәт әйттеләр:

–Фәнис – безнең горурлык. Аның турында үткәндә сөйләве бик авыр, әмма ул Ватанын һәм безнең тынычлыкны яклап һәлак булды! – дип белдерделәр алар.


Нет комментариев