Аксубай районында күпер капиталь ремонтлана
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында күпер капиталь ремонтлана

Капиталь ремонттан соң күперне октябрь аенда тапшырачаклар.

Эшләрнең заказчысы – «Главтатдортранс» ДКУ. Күперне «Мостовик» ҖЧҖ компаниясе алып бара.

Сөнчәле авылы янында Чистай-Аксубай-Нурлат-Иске Мокшино автомобиль юлында Зур Сөлчә елгасы аша иске күпер 1963 елда төзелгән булган һәм ул авария хәлендә иде.

Төзелеш эшләре биредә июнь аенда ук башланды. Иң элек төзүчеләр күпердән түбәнрәк сваяларда капиталь күпер төзеделәр һәм соңыннан гына искесен сүтәргә алындылар. Хәзер биредә яңа конструкция җыялар.

– Хәзерге вакытта металл тоташтыргычларны урнаштыру эшләре бара, күпер 12 метрга киңәйтелә. Күпернең күтәрү массасы 20 тонна. Биредә үк ике җәяүлеләр тротуары булачак, – дип сөйләде эшләрне башкару өчен җаваплы Илдар Сафин.

Күперне бу елның 15 октябренә тапшырырга планлаштыралар.


Нет комментариев