Район басуларында чәчү эшләре белән беррәттән чәчүлекләрне тәрбияләү дә алып барыла.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 30 апрельгә көзге уҗымнарны тукландыру 12620 гектардан артык мәйданда башкарылган, бу – план күрсәткеченең 66 процентын тәшкил итә. 8830 гектар күпьеллык үләннәр мәйданнарының 95 процентына минераль ашламалар кертелгән.
«Чистополье» ХКның «Аксу Агро» АФсында һәм «Актай» АПКда да көзге уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнгән.
Нет комментариев