Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында көзге культуралар мәйданнарының яртысыннан артыгына ашлама кертелгән

Район игенчеләре көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәр мәйданнарында зур тырышлык куеп эшлиләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 12 апрельгә булган оператив мәгълүматларына караганда, 15 мең гектарга якын көзге культуралар мәйданнарына ашлама кертелгән, бу планга карата күрсәткечнең 64 процентын тәшкил итә. Параллель рәвештә 1932 гектар чамасы мәйданда күпьеллык культуралар кырларына ашламалар кертелгән (планга карата 21 процент).

Шулай ук районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә уҗым культураларын, күпьеллык үләннәрне һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев