Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында коррупциягә каршы тору эшенә йомгак ясадылар

Район Советында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы узды.

Утырыш эшен район башлыгы Камил Гилманов җитәкләде.

Утырышта район оешмалары һәм предприятиеләрнең финанс, хуҗалык эшчәнлекләренә кагылышлы берничә мөһим мәсьәлә тикшерелде. Район прокуроры Эдуард Хираҗев утыршта катнашучыларны коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлеше буенча прокурор күзәтчелеген гамәлгә ашыру турындагы мәгълүмат белән таныштырды.

Контроль-хисап палатасы рәисе Габделәхәт Салихов бюджет акчаларын максатчан куллану һәм рациональ тоту буенча тышкы финанс контролен гамәлгә ашыру турында сөйләде. Район финанс-бюджет палатасы рәисе Ольга Сетрова 2022 ел йомгаклары буенча эчке муниципаль финанс контроле үткәрүгә тукталды. Үзәкләштерелгән музейлар системасының муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директоры Наталья Куштукова мәдәният өлкәсендә коррупциягә каршы эшчәнлекне оештыру, шулай ук мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салучы нормаларны үтәү турындагы хисап белән чыгыш ясады. Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова катнашучылар игътибарына 2022 ел йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар буенча «2015–2025 елларга Аксубай муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасының үтәлеше турында мәгълүмат җиткерде. Утыршыта катнашучылар чыгышлар нәтиҗәләре буенча берничә карар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев