Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында коммунистларның яңа җитәкчесен сайладылар

Татарстан Республикасында КПРФның Аксубай җирле бүлекчәсе сәркатибе итеп Иршат Хәнифов сайланды.

Аксубай районында эшлекле сәфәр белән КПРФ Татарстан төбәк бүлекчәсенең беренче секретаре, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов булды. Район советында коммунистлар партиясе әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, оешмалар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Очрашуны район башлыгы Камил Гыйльманов ачты.

– Нинди генә партиядә булсак та, без барлык мөһим мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә тиеш, – дип билгеләп үтте ул. – Республика коммунистлары фракциясе җитәкчесе белән без берничә ел бергә эшлибез. Һәм бу эшчәнлек яхшы җимешләр китерә. Хезмәттәшлек нәтиҗәләренең берсе – Иске Кыязлы авылында төзекләндерелгән мәдәният йорты. Хафиз Гаяз улына районга ярдәм иткәне өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Хафиз Миргалимов җыелучыларга ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе эшчәнлеге турында сөйләде, депутатлар эшендә киләчәккә планнары белән уртаклашты, якын арада хәл ителәсе проблемаларны атап үтте. Ул очрашуда катнашучыларга КПРФ Аксубай җирле бүлекчәсенең яңа беренче секретаре Иршат Хәнифовны тәкъдим итте.

Районда бу партия әгъзасын авыл хуҗалыгының уңган белгече һәм җитәкче буларак беләләр. Катнашучылар беренче сәркатип кандидатурасына зур хуплау белән карадылар. Шулай ук Хафиз Миргалимов Россия коммунистлар партиясенә керү өчен гражданнардан гаризалар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев