Аксубай районында комбайннар парады узды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында комбайннар парады узды

Районда урып-җыюга әзерлек буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында бәйге үткәрелде.

Ашлык җыю машиналары паркының, башка авыл хуҗалыгы техникасының, ашлык җайланмаларының һәм агрегатларның урып-җыю кампаниясенә вакытында һәм сыйфатлы әзерлеген тәэмин итү буенча тикшерү оештырылды.

Ашлык җыю комплексларының әзерлеген бәяләү буенча республика комиссиясе составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге белгече Булат Яруллин, шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, Дәүләт техника күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов, Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов, авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация буенча консультанты Рамил Фәттахов эшләделәр.

Белгечләр ашлык җыю комбайннарының алдагы урып-җыю сезонына әзерлеген, техниканы эксплуатацияләгәндә иминлек таләпләренең үтәлешен, җитештерүдә хезмәтне саклауны, шулай ук янгын куркынычсызлыгы өчен кирәкле инвентарьларның булуын бәяләделәр. Шулай ук ашлык складларының, ындыр табагы җиһазларының (киптерү җайланмаларының, орлык чистарту линияләренең һәм машиналарның) һәм үлчәү җайланмаларының 2025 елгы уңышны кабул итүгә һәм эшкәртүгә әзерлеге бәяләү критерийлары булып торды.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрен йөреп чыгу «Волга-Селект» ҖЧҖендә башланды. Комбайннар парады искиткеч иде. Эш комиссиясе кысаларында шулай ук «Чистай» ХКның «Аксу Агро» агрофирмасы, Алексей Кондратьев КФХның уракка әзерлеген тикшерделәр.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары тикшерүне уңышлы үттеләр. Комиссия әгъзалары комбайннарның, барлык җиһазларның техник торышын бәяләделәр.

Урак өсте башланырга ике-өч атна чамасы калды. Комиссия әгъзалары фикеренчә, шушы вакыт эчендә барлык әзерлек эшләрен тәмамларга кирәк. Хуҗалыкка визит барышында комиссия вәкилләре комбайнчылар белән очраштылар һәм урып-җыю сезоны башланыр алдыннан киңәшләрен бирделәр.

– Уңышны вакытында җыеп алу өчен техника тоткарлыкларсыз эшләргә тиеш, – дип ассызыкладылар тикшерүчеләр. – Бу җаваплы эштә югары нәтиҗәләргә ирешергә омтылып кына калмыйча, куркынычсызлык техникасына да аерым игътибар бирергә кирәк. Имгәнүләрне һәм бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен хезмәтне саклау кагыйдәләрен төгәл үтәгез.

Комиссия Алексей Кондратьев фермер хуҗалыгында урып-җыю кампаниясенә әзерлек эшләрен югары бәяләде, шулай ук «Волга-Селект» ҖЧҖендә һәм «Чистай» ХКның «Аксу Агро» агрофирмасында уңай нәтиҗәләрне билгеләп үтте.


Нет комментариев