15 декабрьдә зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия мәгълүматларына караганда, 12.00 сәгатьтә Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлының 79 километрында Лада Х-рей автомобиле йөртүчесе, Аксубай ягыннан Нурлат юнәлешенә хәрәкәт итеп, башлангыч мәгълүматларга караганда, сулга борылганда, шул ук юлдан каршы як полосадан хәрәкәт итүче Киа Рио автомобиле йөртүчесенә юл бирмәгән. Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә автомобильләрдәге пассажирлар имгәнүләр алган.
Дәүләт автоинспекциясе, һава торышы алмашынганда юл-транспорт һәлакәтләре санының кискен артуы турында искәртә. Сәбәбе – машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгы һәм аларның үзгәрүчән һава торышы шартларында автомобиль белән идарә итүгә әзер булмавы. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы да юлларда игътибарлы булсыннар иде.
Нет комментариев