Юл-транспорт һәлакәте Чистай-Аксубай-Нурлат трассасының 44 нче чакрымында килеп чыккан.
20 ноябрьдә, 19 сәгать 11 минутта, Васильевка авылы янында «ундүртле» һәм «Лада Х-рей» бәрелешә. Беренче машина руле артында Нурлат районында яшәүче 33 яшьлек ханым була. Автоледи юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламыйча, юл-метеорология шартларына игътибар бирмичә, идарәне югалта һәм каршы як полосога чыгып «Лада Х-рей» автомобиле белән бәрелешә.
Юл-транспорт һәлакәтендә ике машина йөртүче һәм «Лада Х-рей» автомашинасындагы пассажир зыян күргән. Коткаручылар ярдәме дә кирәк була – «ундүтрле»нең ишеген ачу өчен гидротехник кайчы кулланырга туры килә.
Зыян күрүчеләр төрле имгәнүләр белән Чистай үзәк район хастаханәсенә озатыла. «Лада Х-рей» шоферын медицина тикшерүе уздырганнан соң өенә җибәргәннәр, ә аның пассажиры һәм икенче машина йөртүчене хастаханәгә салганнар.
Юл-транспорт вакыйгасы урынына башкарма комитет җитәкчесе, Аксубай районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Станислав Зайцев барды.
– Кискен килеп җиткән кыш, һәрвакыттагыча, кайбер автомобильчеләрне дә гаҗәпләндерде. Автомобиль хуҗаларыннан тагын бер тапкыр үз автомобильләренең техник торышын тикшерүләрен, шиналарның торышын визуаль карауларын, протекторларның тирәнлегенә игътибар итүләрен сорыйбыз. Һәм, әлбәттә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, ә уңайсыз һава торышы шартларында йөрүдән бөтенләй баш тартырга кирәк, – дип шәрехләде Станислав Зайцев.
Фото: Аксубай районы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе тарафыннан тәкъдим ителде.
Нет комментариев