Аксубай районында имин булмаган гаиләләрне ачыклау эше системалы рәвештә алып барыла
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында имин булмаган гаиләләрне ачыклау эше системалы рәвештә алып барыла

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы эш киңәшмәсе барышында аңа анализ ясалды

Утырыш мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хикмәтуллина һәм директорлар киңәшчеләре башлыгы Наталья Хәйруллина катнашында узды.

Көн тәртибендә балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек торышы мәсьәләсе өстенлек итте. Комиссия рәисе Сергей Александров балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау белән шөгыльләнүче ведомстволарга, шулай ук җәмәгатьчелеккә яшүсмерләргә карата профилактик эшчәнлекне активлаштырырга кирәк, дип белдерде.

Шулай ук имин булмаган гаиләләрне ачыклау эше дә районда системалы рәвештә алып барыла. Атна саен ведомствоара эш төркеме тарафыннан гаилә иминлеген ачыклау, профилактик чаралар үткәрү һәм социаль хезмәтләр күрсәтү максатында гаиләләргә социаль патронаж гамәлгә ашырыла. Белгечләр балигъ булмаганнарның торак-көнкүреш шартларын тикшерәләр, әңгәмәләр үткәрәләр, консультацияләр бирәләр.

Утырышта мәгариф оешмаларында балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалауга аерым тукталдылар. Профилактик эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән карарлар киңәшмәнең нәтиҗәсе булды.


Нет комментариев