Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында имин булмаган гаиләләр – игътибар үзәгендә

Профилактика хезмәтләре вәкилләре, ата-аналарның игътибарын балаларга тиешле тәрбия бирү мәсьәләләренә юнәлтү максатыннан имин булмаган гаиләләр буенча рейдларга баруларын дәвам итә.

Профилактика субъектлары әгъзалары катнашкан чираттагы уртак рейд районның авыл җирлекләренең берсендә узды. Оешма белгечләре ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрделәр, балаларның яшәү шартларын тикшерделәр һәм мохтаҗ гаиләләргә кирәкле ярдәм күрсәттеләр.

Мондый чараларның төп максаты – ата-аналарның начар гадәтләреннән баш тартуы һәм гаиләдә балалар өчен уңайлы һәм имин шартлар тудыру.

Даими рейдлар балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалауга, шулай ук система органнарында һәм учреждениеләрендә профилактик исәптә торучы гаиләләрдә ата-ана бурычларын үтәүне тикшереп торуга юнәлдерелгән.

Фото опека бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев