Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Илшат Хәмидрәхимов истәлегенә баскетбол турниры узды

Аксубай районының Иске Мокшино авылы мәктәбенең чыгарылыш укучысы, өлкән лейтенант Илшат Хәмидрәхимовны онытмыйлар.

26 яшьлек гранатомет взводы командиры Илшат Әхәт улы Хәмидрәхимов, 2022 елның 14 апрелендә Донецк һәм Луганск халык республикаларын азат итү буенча махсус хәрби операция уздыру вакытында хәрби хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә һәлак була. Ул Иске Мокшино мәктәбенең горурлыгы, аның иң лаеклы чыгарылыш укучыларының берсе, спортчы була – баскетбол, футбол уйный, җиңел атлетика белән мавыга.

– Беренче сыйныфтан Илшат чын кеше иде – хәрәкәтчән, эш сөючән, бик игелекле һәм, әлбәттә инде, кыю малай иде. Ул барысына да – кечкенәләргә дә, олыларга карата да шәфкатьле булды. Унбер ел буе Илшат “дүрт”ле һәм “биш”ле билгеләренә генә укыды, – дип искә алды турнирны ачып, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Бикулова. – Ә спорт аның тормышында төп урынны алып торды. Бала чактан ук ул хәрби булырга хыялланды һәм шуңа иреште дә.

2013 елда Иске Мокшино урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Илшат Хәмидрәхимов РСФСР Югары Советы исемендәге Кызыл Байраклы Мәскәү Югары гомуми команда училищесына команда факультетына укырга керә һәм 2018 елда укуын тәмамлый.

Ул Сириядәге хәрби операциядә катнаша, командование медальләре белән бүләкләнә, Мәскәүдә парадта катнаша.

Туганнары, дуслары билгеләп үткәнчә, Илшат яшәргә ашыккан сыман. Ул һәрвакыт иң яхшылар һәм беренчеләр рәтендә булырга омтыла – спортта да, укуда да, әнисен чиксез ярата, туганнары һәм якыннары өчен борчыла, кайтуга ук сыйныфташлары белән очраша, хезмәттәшләре өчен ышанычлы тыл була һәм һәрвакыт кече ватанына тартыла. Авылдашлары аны шулай истә калдырганнар.

Мәктәптә кечкенә фотоархив җыйганнар һәм чыгарылыш укучысы истәлегенә слайд-фильм төшергәннәр. Ул һәр фотода елмаеп тора – эчкерсез, ихлас, янып торган карашлы. Берсендә – Илшат турникта тартыла, икенчесендә – баскетбол турниры вакытында туп тоткан килеш, өченчесендә – команда капитаны, Аксубай районының «Кэс Баскет» мәктәп баскетбол лигасының республика ярышларында бронза җиңүенә китергән мизгеле төшерелгән. Спорт мәйданчыгында Илшатның теләсә кайсы акробатка караганда, да "кояш"ны күпкә текәрәк әйләндерүен бүген дә хәтерлиләр. Илшатның кыска гомерле биографиясендә Анапа шәһәрендә күп төрле ярышлар буенча бөтенроссия ярышларында катнашу мизгеле дә бар.

Фаҗига булыр алдыннан Илшат хезмәттәшләре белән, үзләре оборона тоткан мәктәпнең спорт залына керә. Һәм аның игътибары баскетбол тубына төшә, ул аны кулына алып, бармак очында оста итеп әйләндерә. Бу мизгел аның сугышчан иптәшләре хәтерендә мәңгегә калачак. Илшат каты яралана, табиблар аның гомере өчен соңгы секундка кадәр көрәшәләр.

Район башлыгы Камил Гилманов «Кэс Баскет» уеннары, команда капитаны буларак, Илшатның район казанышлары җыелмасына керткән өлеше турында искә төшерде, мәктәпкә һәм тренер Рәис Бикуловка укучыларда иң яхшы сыйфатлар һәм спорт рухы тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде.

– Безнең геройны тәрбияләгән һәркемгә рәхмәт. Илшат иң дәрәҗәле хәрби училищега укырга керә, Ерак Көнчыгышта, Сириянең кайнар нокталарында хезмәт итә. Ихтыяҗ тугач, Украинага бара, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Резидә Нәгыйм кызы, сез мәктәп, район горурланырлыгы булган герой тәрбияләп үстердегез, аңа бүген үсеп килүче буын тиңләшә.

Мәктәп директоры Раил Шәрәфетдинов мәктәпнең чыгарылыш укучысы-герое истәлегенә иптәшләрчә турнирга җыелучыларны сәламләде һәм аның традиционга әйләнүен теләде.

Баскетбол командасы тренеры Рәис Бикулов күз яшьләренә тыгылып: “Илшат барысын да күреп тора һәм ул безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак”, дип белдерде. Кулына гитара алып, патриотик чаралар вакытында башкарылган һәм мәктәптә күп тапкыр яңгыраган «Господа офицеры» җырын башкарды.

Сугышчының әнисе – Резидә Нәгыйм кызы Илшатның, һәр кайтуында исәнләшеп, кочаклап, хәл-әхвәл сорашканнан соң, тренер янына ашыгуын, тренер белән аерым, дустанә мөнәсәбәттә булуын искә төшерде. Рәис Морза улы Илшат өчен тренер һәм укытучы гына түгел, ул өлкән дус һәм иптәш тә була.

Резидә Нәгыйм кызы һәм аның тормыш иптәше Газыйм Мөнир улы турнирны оештыруга төпле якын килгәннәре өчен туганнарына, якыннарына, укучыларга, укытучыларга, мәктәп җитәкчелегенә, Бикуловлар гаиләсенә рәхмәт белдерделәр. Татьяна Бикулованың төшенә кереп, Илшат аны үзе билгеләгән, үткәрү көнен генә түгел, хәтта вакытын да күрсәткән – 5 гыйнвар, 10.00 сәгатьтә.

Иске Мокшино мәктәбенең спорт залында зур баннер урнаштырылган, анда Илшатның туп белән сикергән мизгел сурәтләнгән. Аның спорт һәм хәрби казанышларында Иске Мокшино мәктәбе укучыларының киләчәк буыны тәрбияләнәчәк.

Залда тынлык урнашты. Баннерга Аксубай җиренең лаеклы улы, Ватанны саклаучы, РФ Кораллы Көчләренең өлкән лейтенанты Илшат Хәмидрәхимов истәлегенә чәчәкләр салдылар.

Баскетбол турнирында дүрт команда – Илшатның дуслары, сыйныфташлары, яшьтәшләре катнашты. Һәм уен дусларча булачак, призлы урыннар билгеләнмәячәк, дигән карарга килделәр. Чөнки Илшат барысы өчен дә чын дус була белгән. Һәм моны аның истәлек турнирына күпме кеше җыелуына карап та әйтеп була иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев