Беренче булып күпьеллык үләннәр һәм көзге бодай мәйданнарын тукландыруга «Чистай» ХКның «АксуАгро» АФ игенчеләре кереште
Бу хуҗалыкта күпьеллык культуралар 755 гектар мәйданны били. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 200 гектар күпьеллык һәм 65 гектар көзге культуралар мәйданнарына ашлама кертелгән.
Агрочаралар көннән-көн дәвам итә, темплар арта.
Районда барлыгы 9257 гектар күпьеллык үләннәр һәм 19054 гектар уҗым культуралары мәйданнарын тукландырырга кирәк.
Нет комментариев