Туган якны өйрәнүче Владимир Чураков редакциягә сугыш чорыннан кызыклы архив документын тәкъдим итте.
Ул бу хатны республика архивына чираттагы тапкыр булганда тапкан. Фронтка озатуга массакүләм гаризалар турындагы бу хат Аксубай РК ВКП(б) хәрби комиссары Струков М. тарафыннан язылган һәм «Красная Татария» газетасына адресланган. Хатның бер почмагында резолюция язылган һәм 1941 елның 10 июль датасы куелган. Хатның текстын китерәбез:
«Немец-фашист бандасы, ерткыч җәнлек кебек, бөтен дөнья пролетариатының ныгытмасы булган безнең бөек илебезгә һөҗүм итте. Әмма котырынган ерткыч Гитлерга Совет илен җимерергә, безнең җирләрне, фабрика һәм заводларны кулга төшерергә ирек бирмәячәкбез. Ватаныбызны яклауга бөтен ил, бөтен күп миллионлы халкыбыз басты. Безнең данлыклы Кызыл Армиягә ярдәм күрсәтү өчен күпсанлы халык ополчениеләре төзелә. Безнең район патриотларыннан бүген үз теләкләре белән эшче-крестьяннар Кызыл Армиясенә алыну өчен дистәләгән гариза килде. Гаризалар коммунистлардан һәм комсомоллардан килә».
Нет комментариев