Урманчылар өчен көз – тынычлык чоры түгел, ә җаваплы эш этабы.
Татарстанда урман культураларын тулыландыру чаралары башланды. Рәсми мәгълүматларга караганда, республикада бу көздә 1,6 мең гектар мәйданда урман культураларын тулыландыру һәм киләсе елгы урман культураларын булдыру өчен 1,1 мең гектар мәйданда участоклар әзерләү эшләре башкарылачак. Шулай ук урман тармагы белгечләренә 10 тоннадан артык урман үсемлекләре орлыгы җыярга кирәк.
Узган елларда утыртылган үсентеләрнең барысы да яшәп китә алмаган — төрле сәбәпләр аркасында корыганнары урынына урманчылар яңа агачлар утырталар. Аксубай районында 2026 елга якынча 100 гектар мәйданда урман культураларын тулыландыру планлаштырылган.
Эшләрнең яртысы язгы чорда ук башкарылган, көзен урманчыларга тагын 50 гектар мәйданда яңа үсентеләр утыртырга кирәк.
Шулай ук төп урман питомникларында стандарт утырту материалын инвентаризацияләү башкарылачак. Аның нәтиҗәләре буенча 2027 елга урман торгызу эшләрен планлаштыру өчен булган үсентеләрнең саны билгеләнәчәк.
Нет комментариев