Иске Татар Адәмсуы авылында капиталь ремонттан соң «Йолдыз» мәчете дин тотучылар өчен ишекләрен ачты.
Иске Татар Адәмсуы чал тарихлы мәчете булган, табигатьнең гүзәл бер почмагына урнашкан, гореф-гадәтләрен саклап кала алган татар авылларының берсе.
Йөз еллык тарихы булган мәчетне 2004 елда кире халыкка кайтаруда, бинага өлешчә ремонт ясауда Йолдыз Ахметовның өлеше зур була. Йолдыз Тәбрис улының вафатыннан соң, авыл халкы бергә киңәшләшеп, Аллаһ йортын аның исеме белән атарга була.

Әлеге сөенечле һәм тарихи вакыйга уңаеннан оештырылган тантанада район башлыгы Алмаз Мингулов, район имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдинов, мәчетне төзекләндерүдә төп иганәче ярдәме күрсәткән Илнар Салахов, мәчет имамы Әсхәт хәзрәт Хизбуллин, авыл халкы, күрше авыл мәчетләре имамнары, шушы авылда туып үсеп, хәзерге вакытта чит төбәкләрдә, шәһәрләрдә яшәүче кардәшләр катнашты.
Ачылу тантанасы
Йөз еллык тарихы булган мәчетне төзекләндерүдән соң кабат ачу тантанасы Түбән Татар Майнасы укучыларының матур чыгышларыннан, догалар, мөнәҗәтләр укуы белән башланып китте.
Мәчет – Аллаһтан курыккан һәр мөселман йорты. Мөселманнарны күрештергән, таныштырган, күңелләребезне нурландырган гыйбадәт йортларыбызның сукмагы киң булса иде, дип әйтелә пәйгамбәребезнең бер хәдисендә.

Мәчет ачу бәйрәменә җыелучыларга сәламләү сүзләре белән район башлыгы Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте.
–Шушындый кояшлы, матур көндә әлеге тантага җыелуыбызга без бик шат. Мин авыл халкын, кайткан кунакларны бәйрәм белән ихлас котлыйм, – дип мөрәҗәгать итте район җитәкчесе. – Җир йөзендә мәчетләр булу – безгә насыйп иткән зур нигъмәт. Гыйбадәт йортының ишекләре һәрвакыт ачык булсын. Мәчетләргә яшьләр күбрәк тартылсыннар, азан тавышы туктамасын.
Район башлыгы чыгышын дәвам итеп, дингә кагылышлы, мәчетләрне ремонтлауга бәйле районда башкарылган эшләргә тукталды, махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын, егетләребезнең исән-имин гаиләләренә кайтуын теләде.
Бүләк
Район башлыгы мәчетне ремонтлауда зур көч куйган һәм финанс яктан ярдәм иткән шушы авыл егете Илнар Салаховка, Әсхат хәзрәт Хизбуллинга, Түбән Татар Майнасы мәктәбе директоры, Татар Майнасы авылы мәчете имам-хатыйбы Рафик хәзрәт Насыйровка, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, аларга изге теләкләрен җиткерде.
Район имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдинов,“Йолдыз” мәчете имам-хатыйбы Әсхәт хәзрәт Хизбуллин мәчет ачылу чарасында катнашучыларны бәйрәм белән котладылар, халыкны Аллаһ юлыннан тайпылмаска, бердәм булырга чакырдылар.

–Бу безнең гаиләм белән күптәнге уй-хыялыбыз иде. Менә без авылдашлар белән бергәләп әлеге хыялыбызны тормышка ашырдык. Авылдашларга да рәхмәт әйтәсем килә, алардан башка мондый зур эшне башкарып булмас иде. Мәчет манарасыннан азан тавышы беркайчан да өзелмәсен, – диде Илнар Салахов авылдашларына мөрәҗәгать итеп.
Авыллар һәм мәчетләр тарихын өйрәнүче, Татарстанның дин һәм мәгариф эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Рафик хәзрәт Насыйров, бәйрәмдә катнашучыларны мәчет ачылу тантанасы белән котлап, “Йолдыз” мәчетенең тарихы белән таныштырды һәм мәчеткә шушы Аллаһ йортының тарих почмагын бүләк итүләрен әйтеп үтте.
Авыл җирлеге башлыгы Гөлия Мифтахова һәрдаим ярдәмгә килгән, күмәк эшләрдә актив катнашкан, авыл өчен янып-көеп яшәүче авыл аксакалларына, ир-атларга һәм хатын-кызларга олы рәхмәт сүзләре белдереп, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Әлеге күркәм вакыйганың иң дулкынландыргыч мизгеле, яшел тасма киселде һәм җыелучыларның барысы да тәкъбир әйтеп бина эченә үттеләр.
Бәйрәм күмәкләп намаз уку белән тәмамланды.
Нет комментариев