Аксубай районында яңа имам-мөхтәсиб билгеләнде
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында яңа имам-мөхтәсиб билгеләнде

Бүген Аксубайның үзәк мәчетендә район имамнары җыелышы узды.

Көн тәртибендә бер мәсьәлә торды – районның яңа дин башлыгын сайлау. Районның имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров Мәрҗәни мәчете имамы итеп сайлануга бәйле рәвештә, үз вәкаләтләрен калдырды. Бу вазыйфага ул 2024 елның сентябрендә үк билгеләнгән иде, һәм инде берничә еллар дәвамында ТР Мөфтиенең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары, Татарстанның көньяк төбәге казые булып тора. Шул рәвешле ул бүгенге көнгә кадәр өч вазыйфаны алып барды.

Аксакалларның тантаналы җыелышында район җитәкчесе Алмаз Мингулов һәм ТР Аппаратыннан милли мәсьәләләр буенча куратор Рәмис Хисмәтуллин катнашты.

Равил хәзрәт Зөфәров Аксубай районының беренче имам-мөхтәсибе булды. Ул бу вазыйфада 27 елдан артык эшләгән. 1997 елның октябрендә Аксубай үзәк мәчете имамы итеп, шул ук елның ноябрендә районның имам-мөхтәсибе итеп билгеләнә.

–Мәчет аксакаллары мине үз уллары кебек каршы алдылар, һәм без бу еллар дәвамында мәчетләр эшен үзара килешеп алып бардык. Бергәләп мәчетләр төзедек һәм ремонтладык, ислам нигезләрен өйрәнү буенча уку сыйныфлары ачтык. Бер-беребездән ислам йолаларына өйрәнеп кенә калмадык, зур һәм игелекле гамәлләр кылдык. Һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә мин сезнең һәм район җитәкчелегенең ярдәмен тойдым, – дип мөрәҗәгать итте аксакалларга Равил хәзрәт.

Имам-мөхтәсиб аны вазыйфасыннан азат итүне сорады һәм Аксубай районы имам-мөхтәсибе итеп Иске Ибрай авылы мәчете имамы һәм берүк вакытта Аксубай районы имам-мөхтәсибе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Равил хәзрәт Камалетдиновны билгеләргә тәкъдим итте. Аксакаллар аның тәкъдимен бертавыштан хупладылар.

Равил хәзрәт Камалетдиновка 36 яшь. Ул 2010 елда Россия ислам институтын тәмамлаган. 14 ел Иске Ибрай мәчетендә имам булып эшләгән. Өйләнмәгән.

Равил хәзрәт Зөфәров яңа билгеләнгән имам-мөхтәсибкә хәер-фатихасын бирде, эшендә уңышлар теләде.

– Аллаһ безгә бергә эшләргә ярдәм итсен, – диде үз чыгышында Равил хәзрәт Камалетдинов. Һәм күрсәтелгән ышаныч өчен җитәкчеләргә һәм өлкәннәргә рәхмәт белдерде.

Җыелышта катнашучыларны Аксубай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов сәламләде. Алмаз Минвазыйх улы Равил хәзрәт Зөфәровка эшләре өчен рәхмәт белдерде. Дини һәм әхлакый кыйммәтләрне саклауга керткән өлеше өчен район исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды, дин әһелләренең махсус хәрби операциядә катнашучыларга рухи һәм матди ярдәм күрсәтүләрен билгеләп үтте. Һәрвакыт рухи лидерларга ярдәм итәргә һәм аларның изге гамәлләрен хупларга әзер булуын белдерде.

Рәмис Хисмәтуллин Равил хәзрәт Камалетдиновны халыкка хезмәт итәргә чакырды. Имам-мөхтәсибнең эше ансат түгеллеген, аны ислам диненең барлык йолаларын һәм кануннарын үтәп алып барырга кирәклеген ассызыклады. Аксакалларны районның яңа дини лидерына ярдәм итәргә өндәде. Равил хәзрәт Зөфәров тә үз районын ярдәменнән калдырмас дип, ышандырды.


Нет комментариев