Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йортында яшәүчеләрнең район ветераннары хәрәкәте вәкилләре һәм волонтерлар белән очрашуы булды.
Интернат йортында яшәүчеләр кунакларның чыгышларын игътибар белән тыңладылар. Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр ветераннары Гомәр Хәйруллин һәм Леонтий Макаров Әфган сугышында совет солдатларының батырлыклары турында сөйләделәр, хәрби иптәшләрен искә алдылар.
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге ветераннары советы рәисе Шамил Сәхәбетдинов яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча ветераннар оешмасының ничек эшләве турында сөйләде. Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров өлкән буын вәкилләренә махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм йөге белән бару, якташ-сугышчылар белән җылы очрашулар һәм волонтерларның МХОдә катнашучыларга нинди ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде. Шулай ук ул волонтерлар хәрби хәрәкәтләр зоналарыннан районга алып кайткан трофейларны күрсәтте. Очрашу интернат-йортта яшәүчеләрдә тирән тәэсирләр калдырды.
Фото Федоровка интернат-йорты архивыннан.
Нет комментариев