Аксубай районында «Гранта» КамАЗ тагылмасы астына кергән: җиңел машина йөртүчесе һәлак булган
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында «Гранта» КамАЗ тагылмасы астына кергән: җиңел машина йөртүчесе һәлак булган

Фаҗига кичә көндезге сәгать 13 сәгать 16 минутта Яңа Аксубай – Федоровка – Яңа Ибрай автомобиль юлының 18нче чакрымында булган.

Аксубай муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе, Башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев «Аксубай информ» басмасына хәбәр иткәнчә, 2008 елда туган, 7 ай гына машина йөртү стажы булган «Гранта» автомобиле йөртүчесе, узып китү максатыннан тыш, каршы як полосага чыккан.

– Бу маневр җиңел машинаның йөк тагылмасы белән бәрелешүенә сәбәп булган. Бәрелү нәтиҗәсендә машиналар яна башлаган. Җиңел машина йөртүчесе һәлакәт урынында ук җан биргән.

Фаҗига урынында районның барлык оператив хезмәтләре – МЧС, хокук саклау органнары һәм табиблар эшләде. Юл-транспорт һәлакәтенең төгәл сәбәпләре оператив чаралар үткәрелгәннән соң билгеле булачак.


Нет комментариев