Аксубай районында фермер мәдәният йортына теннис һәм физкультура белән шөгыльләнү өчен җиһазлар бүләк иткән
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында фермер мәдәният йортына теннис һәм физкультура белән шөгыльләнү өчен җиһазлар бүләк иткән

Мюд авыл мәдәният йорты яңа спорт инвентарьлары белән тулыланды – биредә теннис өстәле, велотренажер, шашкалар пәйда булды.

Боларның барысын да җирле мәдәният учагына фермер хуҗалыгы башлыгы Сергей Смольков бүләк иткән. Мәдәни ял өчен шундый мөһим әйберләр булу авыл мәдәният йорты белгечләренә халык өчен ялны тагын да сыйфатлырак оештырырга, клуб чаралары белән күбрәк авылдашларын кызыксындырырга мөмкинлек бирәчәк.

Теннис уены яшьләрне һәм укучыларны аеруча җәлеп итә. Заманча теннис өстәленең барлыкка килүе авыл халкы өчен сюрприз булды. Шулай ук велотренажер да үзләрен физик яктан чыныктырырга теләүчеләрнең игътибар үзәгендә. Шашка җыелмасы да үз тарафдарларын тапкан. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Сергей Смольковка юмарт бүләк өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәләр.

– Фермерың изге эшләре аңа меңләтә уңышлар белән әйләнеп кайтсын! – диләр алар. – Чын күңелдән аңа сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телибез!


Нет комментариев