Аксубай районында «Экстремизмга – Юк!» айлыгы кысаларында коррупциягә каршы юнәлештәге бәйгеләргә йомгак ясалды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында «Экстремизмга – Юк!» айлыгы кысаларында коррупциягә каршы юнәлештәге бәйгеләргә йомгак ясалды

Яшьләр үзәгендә коррупциягә каршы юнәлешле «Бел һәм юл куйма!», «Коррупциясез киләчәк төзибез» иҗади эшләр бәйгеләренең муниципаль этабында һәм «Экстремизмга – Юк!» рәсемнәр һәм плакатлар район бәйгесендә җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.

Бәйгеләрдә барлык яшь категорияләре буенча 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Жюри игътибарына 100дән артык эш керде. Аларның һәрберсе үзенчәлекле һәм кызыклы. Балалар иҗади эшләрдә үз фикерләрен, проблемаларны аңлауларын ачыклый алганнар. Һәм моннан чыгып иншалар, рәсемнәр, эшләнмәләр тагын да зур әһәмияткә ия. Районның төрле почмакларыннан барлык катнашучылар да педагоглар белән бергә Яшьләр үзәгендә җыелдылар. Залда алкышлар тынмады – җиңүчеләр һәм катнашучылар, сәхнәгә чыгып, грамоталар, истәлекле бүләкләр, сертификатлар алдылар.

Әлеге чараны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова мәгариф бүлеге һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә әзерләп алып бардылар.

– Әлеге бәйгеләрне уздыру балаларда иҗади сәләтләрен ачуга, аларда мәрхәмәтлелек, патриотлык кебек уңай сыйфатлар тәрбияләүгә, шулай ук укучыларның коррупциягә каршы карашын формалаштыруга, аларда коррупциягә тискәре караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән, – дип билгеләп үтте Эльмира Крайнова.


Нет комментариев