Аксубай районында Эчке эшләр министрлыгы ветераннары полиция хезмәткәрләрен Ватанны саклаучылар көне белән котладылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Эчке эшләр министрлыгы ветераннары полиция хезмәткәрләрен Ватанны саклаучылар көне белән котладылар

Бүген ТР Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы бүлегендә эш көне якынлашып килүче Ватан сакчысы көне белән котлаудан башланды.

Чарага полиция хезмәткәрләре һәм бүлек ветераннары җыелды.

Җыелучыларны бүлек җитәкчесе Йолдыз Билалов сәламләде.

– Сезгә уңышлы хезмәт, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, – диде ул.

Шәхси составка район Эчке эшләр министрлыгының ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция майоры Шамил Сәхабетдинов мөрәҗәгать итте. Ул Ватанны саклаучылар көне белән котлавын Россия армиясе һәм аның батыр сугышчылары турындагы шигырь юлларыннан башлады. Һәм хезмәттәшләре каршында чыгышы ясап, үзенең Совет армиясе сафларында хезмәт иткән елларын искә төшерде. Үзе белән алып килгән хезмәт еллары истәлеге булып торган фотоальбомны тәкъдим итте.

– Ир-егетләребез һәрвакыт Ватанны саклаучылар булып калсын. Нацизм һәм Европа ялчылары белән батырларча көрәшүче СВО катнашучыларына аерым рәхмәт. Җиңү безнең якта булачак.

Катнашучылар махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Истәлекле очрашу Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.


Нет комментариев