Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында дүрт ФАП төзекләндереләчәк

Татарстан районнарында “Һәркемнең сәламәтлеге өчен” федераль проектының “Озакка сузылган актив тормыш” милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Аның кысаларында Аксубай районында 2025 елда Тарханка, Сидул-Ерыклы, Иске Татар Адәмсуы һәм Пионер торак пунктларында дүрт фельдшер-акушерлык пункты капиталь төзекләндереләчәк.

Тарханка ФАПында ремонт эшләре тулы көченә бара. Биредә идәннәрне һәм диварларны сүтеп ясаганнар, коммуникацияләр һәм җылылык системасын алыштырганнар, диварларны гипсокартон белән тышлаганнар, тәрәзәләрне пластикка алыштырганнар.

Аксубай үзәк район хастаханәсендә хәбәр итүләренчә, проект буенча Тарханка фельдшер-акушерлык пункты бинасында процедура кабинеты, көтү бүлмәсе, пациентларны кабул итү кабинеты, санитар узел һәм җыештыру җиһазлары өчен бүлмә урнаштырылачак.

erid: 2Vtzqw6pLty

Шулай ук төзекләндерелгән ФАПка яңа җиһазлар кайтарылачак, халыкка сыйфатлы беренче медицина ярдәме күрсәтү җайланмалары белән җиһазландырылачак. Яңартылган ФАПта медицина ярдәмен йөз егерме алты кеше алачак.

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасына кергән барлык ФАПларны да Республика көненә төзекләндереп бетерү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев