Аксубай районында Дмитриевка авылы булган
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Дмитриевка авылы булган

Туган якны өйрәнүчеләр Надежда Петрова һәм Владимир Чураков китабында бүгенге көндә Яңа Кармәт авыл җирлеге территориясенә кергән Дмитриевка авылы турында бай тарихи материал бар.

«Революциягә кадәрге чыганаклардан билгеле булганча, Елизаветино авылы да булган, аны шулай ук Жуковка, Лашевка дип тә атап йөрткәннәр, – дип язалар авторлар.

«Кармәт» территориясен йөреп чыгып, алпавыт-дворяннар XVIII гасыр ахырында Дмитриевка авылына да нигез салганнар. Аның беренче җир биләүчесе Нижегород губерниясе дворяны Владимир Васильевич Марковниковның хатыны – Любовь Дмитриевна була, аның артында Чистай өязендә 1000 дес. 311 с. җир һәм урманнар исәпләнгән. Яңа Кармәтнең 1799 елгы межалау планында Иске Рус Кармәте авылыннан 2 чакрым ераклыкта Елховка елгасы урынында, Кармәт елгасының сул ягында Елизавета Андрееваның (ире фамилиясе буенча Алашеева) җирләре булган, крестьяннар аларны Елизаветино һәм Лашевка дип атап йөрткәннәр.

1816 елда Аксубай авылының Троицк чиркәве приходы турындагы ведомстволарында Дмитриев авылында 15 хуҗалыкта алпавыт Алашееваның 50 крестьяны яшәгән дип язылган.

- 1828 елда, Дмитриевка авылында Алашеев Егор Петрович артында: 3 кеше белән 1 йорт, 43 кеше яшәгән 17 хуҗалык һәм 129 крестьян исәпләнгән. Әлеге документлар Дмитриевка авылында алпавыт утары булганлыгы турында сөйли.

Дмитриевка авылы буенча шул ук чиркәүнең 1859 ел ведомостьларында генерал кызы, Казан губернасы прокуроры Жуков Владимир Алексеевичның тол хатыны (1813) алпавыт Наталья Александровна (Ра(о)стовская) Жукова өчен Чистай өязенә 321 дисәтинә җир бирелгәнлеге турында билгеле. Жуковның тол хатыны хөрмәтенә крестьяннар аны Жуковка, Кармәт елгасының сул кушылдыгындагы елганы Бобылка дип атаганнар. Аның вафатыннан соң, Дмитриевка авылы Нижегород губерниясеннән дворяннар Любовь Дмитриевна һәм Владимир Васильевич Марковниковларның уллары, Чистай өязенең 3 нче участок җитәкчесе Марковников Владимир Владимирович (1866) биләмәсенә күчә.

Авылда яшәп һәм Чистай өязе җирлеге әгъзасы буларак, Владимир Владимирович крестьяннарның тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча иң актуаль мәсьәләләрне куя һәм аларны тормышка ашыру планнарын билгели.

Мәсәлән, ул Кармәт урманы һәм сазлык аша күтәрткән юл салдыруга ирешкән, аңа бут ташы җәелә. Без бүгенге көнгә кадәр шушы юл буенча Чистайга барып-кайтып йөрибез.

1917 елгы революция якынлаша, Марковников икеләнеп кала, ул патша самодержавиесенең реакцион сәясәте белән килешә алмый һәм шулай ук үзенең биләмәсен бүлгәли башлаган крестьяннарны да аңлый алмый. 1917 елның мартында ул почта поезды белән Казанга чыгып китә һәм Арзамас янындагы юлда вакытсыз вафат була.

Марковников В.В.ның вафатыннан соң Дмитриевка авылы биләмәләренә аның хатыны Наталья Алексеевна Марковникова ия була.

1917-1918 елларда Марковникова Н.А. биләмәсендә Чистай уезды җәмәгать куркынычсызлыгы комитеты кушуы буенча Аксубай волость комитеты тарафыннан 52.372 сумга күчемле һәм күчемсез милеккә опись ясала һәм ул Рус Кармәте авылы общинасы карамагына тапшырыла.

Дмитриевка авылы ТАССР Аксубай районының торак пунктлары исемлегеннән 1964 елда Иске Рус Кармәте авылы белән чикләрнең кушылуына бәйле төшерелә».

 


Нет комментариев