Аксубай районында чаңгы узышларын Әфганстанда һәм махсус хәрби операция зонасында һәлак булган герой-якташлар истәлегенә багышладылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында чаңгы узышларын Әфганстанда һәм махсус хәрби операция зонасында һәлак булган герой-якташлар истәлегенә багышладылар

Чуаш Енорускиносы авылында Әфганстанда һәлак булган Владимир Маркин һәм СВО уздыру зонасында хәрби биремне үтәгәндә һәлак булган якташлар Юрий Краснов, Евгений һәм Сергей Кудряшовлар истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары узды.

Турнирда 70кә якын спортчы катнаш – Аыксубай районыннан мәктәп вәкилләре, өлкән чаңгычылар һәм Нурлат районыннан кунаклар. Стартлар алдыннан мәктәп янында тантаналы линейка узды.

Катнашучыларны Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Алексей Морозов сәламләде.

— Ярышларда катнашучыларның барысына да рәхмәт әйтәсе килә, – диде ул. – Сезгә спорт казанышлары юлдаш булсын!

Яшь чаңгычыларга сәламләү сүзләре белән районның спорт мәктәбе директоры Радик Канәфин һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Татьяна Убейкина мөрәҗәгать иттеләр. Алар билгеләп үткәнчә, үсеп килүче буын өчен мондый турнирларда катнашу – һәлак булган сугышчыларны искә алу. «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте вәкиле Алексей Бобов спортчыларга уңышлар теләде.

Владимир Маркин истәлегенә багышланган ярышлар утыз елдан артык рәттән уза. Быелдан башлап стартлар шулай ук һәлак булган өч якташка – СВО катнашучыларына багышлана. Бу Чуаш Енорускинында сугышчылар турында хәтернең саклануын, аларны кадерләп искә алуларын күрсәтә.

Чаңгы узышлары дәртле һәм мавыктыргыч үтте. Дистанцияләр яшь төркемнәре буенча игълан ителде. Старттан бөтен чаңгы юлы ачык күренеп торды, һәм тренерлар спортчыларны кызыксынып күзәттеләр, аларны финишта каршы алдылар.

Мәктәп спорт залында призерларны бүләкләү тантанасы узды. Залда шатлыклы мохит хөкем сөрде: алкышлар тынмады, котлаулар һәм киләчәктә дә спортта уңышлар теләгән сүзләр яңгырады.


Нет комментариев