Аксубайдан Бөек Ватан сугышында катнашкан Елисей Мурзич Тимирясов туган көне уңаеннан котлаулар кабул итте.
Бөек Ватан сугышы ветеранын район башлыгы Камил Гилманов шәхсән үзе тәрикләде.
– Туган көнегез белән, хөрмәтле Елисей Мурзич. Сез безгә фронт юлы турында күп сөйләдегез – сугыш юлларын өч фронт составында үткәнсез, башкалар артына качмагансыз. Озак еллар укытучы булып эшләп, ничәмә-ничә буын балаларны тәрбияләп үстердегез. Сезгә фронттагы батырлыкларыгыз, педагогик хезмәтегез һәм озак еллар алып барган җәмәгать эшегез өчен рәхмәт. Сезнең белән аралашу һәрвакытта да күңелле, сез һәрвакыт якын һәм гади кеше булып торасыз, – дип билгеләп үтте котлау мөрәҗәгатендә район башлыгы Камил Гилманов.
Сугыш солдаты өчен бүген Украинадагы махсус хәрби операция темасы бик дулкынландыргыч.
Камил Гилманов ветеранга район халкының өлешчә мобилизация кирәклеген ничек кабул итүләре турында, үз теләкләре белән Ватанны якларга китүчеләр турында сөйләде. Шулай ук район халкы тарафыннан ничек ярдәм күрсәтелүе – җиңүне якынайту өчен яшеренү сеткалары үрүләре, маскировка халатлары тегүләре, җылы әйберләр бәйләүләре турында да.
Район башлыгы ассызыклаганча, Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек, бүгенге көндә дә халыкта: «Барысы да – фронт өчен, барысы да – Җиңү өчен!», дигән лозунг кала.
– Мин фронтка 1942 елда киттем, ул вакытта Ильдерякта укытучы булып эшләдем. Казанга юлга кузгалганда, туган авылым Ерыклыга кереп, әбиемнең һәм әниемнең фатихаларын алдым, шуңа да исән-имин әйләнеп кайтканмындыр, – дип искә ала Елисей Мурзич. – Ул вакытта танк училищесында яңа батальоннар формалаштырдык, анда бүген дә мобилизацияләнүчеләрне өйрәтәләр.
Елисей Тимирясов 6 нчы армия составында Приднепровьяны азат итүдә катнаша. Биредә дүрт Украина фронты гаскәрләре биш һөҗүм операциясе үткәрәләр: Житомир-Бердичевск, Кировоград, Корсунь-Шевченск, Ровно-Луцк һәм Никопольск-Криворожск. Корсунь-Шевченск операциясендә якташыбыз да катнашкан. Ул Икенче бөтендөнья сугышының Көнчыгыш фронтында, Молдава ССРыннан нацист оккупантларын куып чыгару максаты белән, Украина фронтының совет гаскәрләре көньяк канаты һөҗүм итү операциясендә дә катнаша. Румынияне азат итүдә дә катнаша.
Елисей Мурзович Украинадагы вакыйгалар үсешен бүген дә күзәтеп тора. Безнең егетләр өчен борчыла.
– Нацизм Бөек Ватан сугышы елларында ук баш калкытты һәм бүген Украинада аның кайтавазлары ишетелә. Безнең егетләр, якташларыбыз Ватанны саклауга бастылар. Беркайчан да безнең Ватан солдатының рухын, көчен һәм батырлыгын беркемнең дә сындыра алганы юк әле. Без сезгә ышанабыз, егетләр! Җиңү безнең якта булачак! – диде Бөек Ватан сугышы ветераны.
Нет комментариев