Бүген Аксубай оешмалары һәм предприятиеләренең хезмәт коллективлары территорияләрне җыештырырга чыкты.
Өмә «Бердәм Россия» сәяси партиясе эгидасы астында узды.
Берәүләр иртән, икенчеләре төштән соң эшләде. Өмәдә йөзләгән кеше катнашты.
Район Советы һәм башкарма комитеты, Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе, бюджет оешмалары, үз территорияләрен тәртипкә китерүдән тыш, Дуслык урамыннан алып Октябрь урамына кадәр яр буен чистартып, Хәрби Дан паркының үзәк мәйданда чәчәкләр утырту өчен клумбаларны әзерләделәр.
Бүгенге шимбә өмәсеннән фотоларны безнең галереяда карагыз.
Нет комментариев