Аксубай районында “Без коррупциясез тынычлык өчен!” рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясалды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында “Без коррупциясез тынычлык өчен!” рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясалды

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге белән берлектә тәрбиягә бала алган гаиләләр балалары өчен рәсем бәйгесе үткәрде.

Балаларга коррупциянең нәрсә икәнлеге һәм бу тискәре күренешнең җәмгыять өчен нинди нәтиҗәләргә китерү турында тәфсилләп сөйләделәр. Балаларга законны бозмыйча ни өчен намуслы һәм гадел яшәргә кирәклеген аңлаттылар.

Бәйгедә катнашучылар тырышканнар, рәсемнәр мәгънәле, ачык һәм аңлаешлы килеп чыккан. Балалар аларда коррупциягә карата түземсез карашларын белдергәннәр.

Нәтиҗәдә – һәр эш яхшы бәягә лаек булды, ә яшь рәссамнар приз сыйфатында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясеннән коррупциягә каршы юнәлештәге логотип белән түгәрәкләр алдылар.


Нет комментариев