Аксубай районында «Беловка чаңгы юлы» ярышлары узды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында «Беловка чаңгы юлы» ярышлары узды

Беловка авылында уникенче «Беловка чаңгы юлы» чаңгы ярышлары узды.

Ярышларга иң кыю спортчылар җыелды. Чарада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов, районның спорт мәктәбе директоры Радик Канәфин сәламләде.

Беловкада чаңгы узышлары һәрвакыттагыча югары оештыру дәрәҗәсендә узды. Спорт бәйрәмен оештыручылар, һәрвакыттагыча, стартларны, спортчыларны кабул итү шартларын вак-төягенә кадәр уйлап эш иткәннәр. Боларның барысы турында район газетасының якындагы санында һәм aksubayevo.ru. сайтында укырга мөмкин.

Фото Бульбовлар гаилә архивыннан.


Нет комментариев