Аксубай районында БДИ үткәрү пункты Татарстан Республикасында иң яхшысы дип танылды
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты коллегиясендә дәүләт йомгаклау аттестациясен уздырганда сыйфат һәм объективлык мониторингы йомгаклары ясалды.
Рособрнадзор тәкъдимнәре нигезендә билгеләнгән имтиханнарны үткәрүнең зур пунктлары арасында 2023 елда 3 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылган ППЭ-1201 Татарстан Республикасының иң яхшы БДИ үткәрү пункты дип танылды.
–ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның югары бәясенә Алексей Сударев җитәкчелегендәге имтиханнар уздыру пункты командасының һәркайсы лаек, – ди мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина. – Әмма районга омтылырлык нәрсәләр бар әле. Татарстан Республикасының бердәм дәүләт имтиханын үткәрү пунктлары, 2023 елдан башлап, өч ел рәттән, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә, иң яхшы ППЭ («яшел зона») исемлегенә керәчәк, «ППЭның алтын стандарты» статусы биреләчәк.

Фото: район мәгариф бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев